loader image
Без категории

Татарские переводы смыслов Куръана от ДУМ РТ получат соотечественники в Иваново. Открыта аккредитация СМИ на презентацию!

23 октября в г.Иваново состоится официальная презентация издания перевода смыслов Куръана на татарском языке “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”, выпущенного Духовным управлением мусульман Республики Татарстан. Для этого в адрес соотечественников в Ивановской области муфтиятом направлен отдельный тираж издания. Чтобы торжественно передать книги в руки председателя Духовного управления мусульман Ивановской области, председателя Региональной  общественной организации Национально-культурной автономии татар Ивановкой области Фарита хазрата Ляпина для их дальнейшей бесплатной раздачи татарам, а также презентовать им издание, муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин совершит дипломатическую поездку в Иваново.

Презентацию издания “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”, снискавшего широкое признание среди татарских богословов и татарской общественности России, организует Национально-культурная автономия татар Ивановкой области в стенах Ивановского дома национальностей. Своим участием мероприятие поддержит и придаст ему высокий статус Евгений Леонидович Нестеров — заместитель Председателя Правительства Ивановской области и директор Департамента внутренней политики Ивановской области.

Издание “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” – это современный фундаментальный богословский труд, являющийся переводом смыслов Куръана. При его подготовке шариатские специалисты ДУМ РТ, филологи татарского и арабского языков, Куръан-хафизы, специалисты по кыраатам, фикху, акыде использовали тафсиры на татарском и старотатарском языках, в особенности Нугмани, Мухаммада Садыйка ибн Шах Ахмад Иманколый Казани “Тасхилюль-байан”, Шайхульислама Хамиди “Аль-Иткан”, а также тафсиры на арабском и турецком языках, в том числе труды имама Аль-Махалли и Ас-Суюти “Тафсир Аль-Җалялейн” и шейха Махмуда Аль-Уфи “Куръан Маджид”, Ат-Табари, Аль-Матуриди, Ибн Касир, Аль-Куртуби, Ан-Насафи, Алуси. Кроме того, в процессе работы специалисты ДУМ РТ обращались к опыту современных татарских авторов тафсиров: Рабита Батуллы, Фарида хазрата Салмана, Габдельбари  хазрата Исаева и др.

Отличительная особенность перевода смыслов Куръана от ДУМ РТ заключается в точной передаче текста Священной Книги на татарском языке, что позволило максимально близко воспроизвести синтаксическую конструкцию и лексический состав подлинника и исключить возможности для кривотолков. Для удобства читателя и облегчения понимания смыслов Куръана в тексте труда содержатся комментарии, обособленные скобками от дословного перевода. Таким образом, переложение Куръана на татарский язык в вариации ДУМ РТ позволяет донести до читателя не только его буквальный смысл, но и исторический культурный фон, на котором записывался и произносился текст Священной Книги, нюансы, подтексты и метафоры языка Куръана.

Положительные заключения о тексте перевода смыслов Куръана от ДУМ РТ получены от муфтиев, авторов иных тафсиров, ученых-лингвистов, литературоведов, исламоведов, духовных управлений мусульман и общественных организаций Татарстана и России. Издание впервые было успешно представлено публике в Москве в октябре 2019 года на площадке Полномочного Представительства Республики Татарстан в Москве.

Примечательно, что богословский труд, который будет презентован в Иваново, является обновленной версией, которая переиздана в 2020 году в качестве специального тиража по поручению муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина для бесплатной раздачи в российских регионах с компактным проживанием татар в рамках Года родного языка. Общий тираж специального выпуска издания «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» составляет 40 000 экземпляров. Ранее они были направлены в Республику Башкортостан, Москву и Ленинградскую область, а также переданы в руки делегатов «Милләт җыены» («Национальное Собрание»), который прошел 29 августа в Казани в рамках празднования 100-летия образования Татарской АССР. Теперь познакомиться с современным татароязычным богословским трудом, который завоевал широкую популярность не только в Татарстане, но и за его пределами, смогут и татары Ивановской области. Примечательно, что обновленное издание «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” начинается со слов обращения Камиля хазрата Самигуллина к единоверцам-соотечественникам с призывом изучать, беречь и развивать родной язык и культуру.

Издание «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» отпечатано Издательским домом «Хузур» ДУМ РТ в твердом переплете, объемом 807 страниц. Наряду с татарским переводом в 2019 году ДУМ РТ была подготовлена вторая очередь переводов смыслов Куръана на русском языке «Калям Шариф. Перевод смыслов», которая также была успешно презентована в Махачкале. Всего издание на русском языке ИД «Хузур» выпутил 3 раза общим тиражом 7 тысяч экземпляров. На татарском языке было 3 переиздания. Кроме того, издательством «Хузур» подготовлена аудиоверсия переводов смыслов Куръана на татарский язык, которая впоследствии была запрограммирована в Куръан-ручку турецкого производства.

Издание тафсиров Куръана на татарском и русском языках реализованы Духовным управлением мусульман Республики Татарстан в целях формирования базиса для дальнейшего развития Ислама и популяризации его истинных ценностей в России.

Презентация издания «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» состоистя 23 октября в Ивановский дом национальностей по адресу г.Иваново ул. Почтовая, д.3. Начало: 15.00 часов. Аккредитация СМИ по телефону +7 901 688 82 08

На татарском языке

Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Иваново татарларына таратылачак. ММЧ өчен презентациягә аккредитация ачылды!

23 октябрьдә Иваново шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узачак. Шушы максаттан Иваново өлкәсе мөселманнарының Диния Нәзарәтенә басманың аерым тиражы җибәрелде. Китапларны тантаналы рәвештә җирле Диния Нәзарәте рәисе, татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпинга тапшыру һәм аны милләттәшләргә тәкъдим итү өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ивановога рәсми эш сәфәре белән киләчәк.

Бүгенге татар дин әһелләре арасында көтелгән һәм абруй казанган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының презентациясен Иваново өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе милләтләр йортында оештырачак. Чараның мәртәбәле кунагы булып Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары, Иваново өлкәсенең эчке сәясәт Департаменты директоры Евгений Леонидович Нестеров булачак.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы – ул Коръәннең хәзерге татар әдәби телендә әзерләнгән мәгънәви тәрҗемәсе. Аны әзерләүдә Татарстан мөфтиятенең шәригать белгечләре, Коръән хәфизләре, татар һәм гарәп теле филологлары, кыйраәтләр, фикһ, гакыйдә буенча белгечләр катнашты. Басма өстендә эш барышында алар татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр, аеруча Ногмани, Мөхәммәд Садыйк ибн Шаһ Әхмәт Имәнколый Казаниның “Тәсхил әл-бәйан”, Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан” хезмәтләре, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләр, шул исәптән имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн” һәм шәех Мәхмүт Әл-Уфыйның “Коръән Мәҗид”, Әт-Табари, Әл-Матуриди, Ибн Касир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Әлүси хезмәтләрен файдаланды. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр, зур игътибар биреп, бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать итте.

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган.  Коръәнне шундый рәвештә татар теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды. Басма тәүге тапкыр 2019 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Шунысы әһәмиятле, Ивановода тәкъдим ителәчәк басма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән бастырылды. Тиражның гомуми күләмен 40 000 данә тәшкил итә. Аларның бер өлеше Башкортстан Республикасы, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсенә җибәрелеп өлегерде, шулай ук быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. Хәзер исә Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә шактый популярлык казанган әлеге татар телендәге заманча дини-илаһият фундаменталь хезмәте белән Иваново өлкәсе татарлары да таныша алачак. Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында каты тышлы һәм 807 битлек күләм белән дөньяга чыкты. Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең тагын бер басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан рус телендә әзерләнде һәм уңышлы итеп Махачкалада тәкъдим ителде. “Калям Шариф. Перевод смыслов” дигән исем астында чыгып, ул барлыгы 7 мең тираж белән 3 тапкыр нәшер ителде. Татар телендә китап 4 тапкыр бастырылды. Моннан тыш, “Хозур” нәшрияты тарафыннан Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре аудиоверсиясе әзерләнде, соңыннан ул Коръән-каләмгә кертелде.

Татарча һәм русча тәфсирләрне әзерләү Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан Россиядә Исламның алдагы үсеше өчен нигез салу максатыннан башкарылды.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының презентациясе 23 октябрьдә Ивановоның милләтләр йортында (Почтовая ур., 3 й.) узачак. Башлана 15.00 сәгатьтә. ММЧ өчен аккредитация  +7 901 688 82 08  телефоны буенча.